90 летний юбиляр
Әхтәмҗанов Шамил Әхтәмҗан улы 1935 елның 01 гыйнварында Түбән Шытсу авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә.
Әхтәмҗанов Шамил Әхтәмҗан улы 1935 елның 01 гыйнварында Түбән Шытсу авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Шамил абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Шамил абый 1964 елда Югары Шытсу авылы кызы аш-суга, кул эшләренә уңган Гөлфәризә апага өйләнә.
Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Балаларына үрнәк тәрбия биргән Шамил абый һәм Гөлфәризә апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.
Шамил абый бүгенге көндә улы Наил һәм киленнәре Рушания тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аның 5 оныгы, 1 оныкчыгы бар.
Шамил абый үзенең хезмәт юлын 15 яшеннән “1-Май” колхозында комбайнер ярдәмчесе булып башлый. 1953 елда Арча районы Үрнәк уку йортында трактористлыкка укып кайткач тракторга утыра. 1960-1972 елларда ул эретеп ябыштыручы, станокта тимер кыручы, 1973-1974 елларда хуҗалыкларга баллонлы газ плитәләре урнаштыручы, 1975 елдан 1995 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы склад мөдире булып эшли. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Шамил абый 1970 елда “За доблестный труд в ознаменование 100 летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина” медале белән һәм күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны була. Аның эш стажы 45 ел.
Шамил абыйны кайгы – хәсрәт тә читләтеп үтми, 2019 елда тормыш иптәше Гөлфәризә апаны соңгы юлга озата.
Шамил абый гомер буе умартачылык белән шөгелләнә. Тәртипле, төпле акыллы, киң күнелле, ярдәмчел, һәркемгә рәхмәтле Шамил абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Последние новости
Конкурс рисунков
В январе 2025 года исполняется 190 лет сказке великого датского писателя Г. Х Андерсена «Дюймовочка».
"Мой весёлый снеговик".
2 января Иштуганская сельская библиотека совместно с СДК провели конкурсно-игровую программу "Мой весёлый снеговик".
«Күңелләргә шатлык өстәп, Яңа ел килә»
СК Малые Кибячи работники культуры провели бал -маскарад «Күңелләргә шатлык өстәп, Яңа ел килә».
Частотник
Осуществляем поставку в оговоренные сроки, обеспечивая быструю отправку