Атабай – туристларны җәлеп итә
Лаеш районында Кама ярында Казан рәссамнәре экологик балыклар, торна, кояш һәм куян скульптураларыннан экологик парк булдырганнар һәм аны “АРХпарк” дип атаганнар.
Лаеш районында Кама ярында Казан рәссамнәре экологик балыклар, торна, кояш һәм куян скульптураларыннан экологик парк булдырганнар һәм аны “АРХпарк” дип атаганнар.
Автор фотосы
Скульптуралар Атабай ландшафтына килешеп тора һәм туристларны җәлеп итә торган урын булачак. Паркка теләсә нинди вакытта килергә була. Оештыручылар яр буе линиясенең матур җирен ел саен фигуралар белән тулыландырырга ышандыралар. Экоскульптураларны ачуга багышлап “АРХпикник” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Көн дәвамында сәхнәдә “Зәкәрия” фолк-төркеме һәм “Кейптаун” джаз-коллективы чыгыш ясады. Чараның музыкаль бизәлеше кәефне күтәрде. Ди-джей “Matur DJ” башкаруында җиңел музыка яңгырады. Чараны алып баручы төрле күңелле бәйгеләр үткәрде, килүчеләр аларда актив катнаштылар. Осталык сәгатьләре һәм спорт чаралары үткәрелде. Киндердә акварель буяулар белән үзең рәсем ясау яки кыр чәчәкләреннән такыя үрү, бутоньерка һәм “Флоришник”та кабатланмас гөлләмә ясау. Фудкорт зонасы эшләде, ачык һавада тамак ялгап алырга һәм сырганаклы әфлисун чәе эчәргә була иде.
Клоуннар һәм һавадан пар ясаучы һәм бик зур сабын күбеге очыручы тылсымчылар балалар күңелен ачтылар. Спорт яратучылар волейбол уйнадылар, биеделәр һәм йога өйрәнделәр.
Заманча “Окно” сәнгате галереясе җитәкчесе Диана Байчурина проект турында сөйләде: идея уйланганнан тормышка ашканчы. Скульптуралар белән теләсә кайчан сокланырга була. Атабайга килү мөмкинлеге табу һәм шәһәр ыгы-зыгысыннан тыныч урында искитмәле пейзажлар янында ял итү. Татарстанның халык рәссамы Асия Миңнуллинаның инициативалы укучылары скульптураларны ясаганнар. Николай Фешин исемендәге сәнгать училищесының биш скульпторы укучылары белән сыннар ясаганнар. Кояш, балыклар, торна, куян һәм челтәрле арка экоскульптураларын ясау өстендә ирекле рәссамнәр өч көн эшләгәннәр, хәзер теләге булганнар монда килеп аларның иҗат эшләренә бәя бирә алалар.
-Мондый проектлар туристлар һәм ял итүчеләрне җәлеп итү белән бергә туган урыннар территорияләрен төзекләндерүдә дә ярдәм итә, - дип йомгак ясады Диана Байчурина. Дөрестән дә, бу урынга килгәч табигать белән берләшәсе һәм Лаеш ягының матур ландшафтлары белән сокланасы килә.
Мондый зур бәйрәм оештыру инициаторы Атабай мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сабирова. Ул яхшы гадәтне саклаучы булырга ышандырды – “Архпикник”ны ел саен үткәрү һәм “Точка прикосновения” скульпторлар иҗат берләшмәсендә катнашучыларның уртак тырышлыгы белән булдырылган экоскульптураларны саклау. Рәссамнәр монда киләсе елда да килергә ниятлиләр, яңа фигуралар ясарга, ә бәйрәмне авылның визиткасы итәргә телиләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Последние новости
На детский турнир по теннису в Лениногорск приехали 48 теннисистов из 15 городов России
В Лениногорске прошёл детский турнир по теннису памяти Сергея Кандаурова Этот турнир проходит в Теннис-холле Лениногорска уже третий год подряд.
В Лениногорске прошёл фестиваль беременных и розыгрыш детской коляски
во Дворце бракосочетаний г.Лениногорска, в преддверии Всероссийского Дня беременных, который отмечается 7 апреля, состоялся Фестиваль беременных – «Мы ждем Аиста».
В Лениногорске школьники убрались на территории памятника герою гражданской войны
Юнармейцы, волонтеры и участники «Движения первых» школы № 4» вместе с активистами-ветеранами одними из первых вышли на субботние в Лениногорске и очистили от зимнего мусора площадку у памятника комиссара,
На улицах Лениногорска начался ямочный ремонт
Как обычно по весне открывшиеся от льда дороги в в нелучшем состоянии. в частности аварийные ямы появились на улице Степная.