Баулылар – яшь күңеллеләр
Баулыда өченче буын университеты кабат эшли башлады. Бу республика белем бирү проекты пенсионерларга үзләренең сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Баулыда өченче буын университеты кабат эшли башлады. Бу республика белем бирү проекты пенсионерларга үзләренең сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Зоя Яковлева – өченче буын университетында беренче ел гына белем алмый. Өч бала анасы һәм 11 онык әбисе булуына да карамастан, ул – студент. Үзе әйтүенчә, биредә ул үзен яшь итеп хис итә, чөнки аларның бер генә көннәре дә хәрәкәтсез узмый.
“Университетка 12 ел йөрим. Андагы дәресләрнең никадәр энрегия, яшәү көче бирүен белсәгез сез... Миңа карап, балаларым һәм оныкларым да актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә”, – ди Зоя Яковлева.
Башка студентлар да (ә алар 50дән артык) университетка бик теләп йөриләр: гимнастика ясыйлар, бассейнга йөриләр, теннис уйныйлар. Шулай ук, бик теләп, үзешчән сәнгатьтә катнашалар.
Университетның алыштыргысыз кураторы, шулай ук пенсионерлар өчен барлык чараларны оештыручы – Альбина Сәмигуллина. Ул, лаеклы ялга чыгуга ук, университет белән җитәкчелек итәргә алынган. Озак еллар мәгариф бүлегендә баш белгеч булып эшләгән кеше буларак, аңа мондый эшчәнлек белән шөгыльләнү яңалык түгел.
1 октябрдән башлап, Баулы пенсионерлары өчен компьютерда эшләргә өйрәнү дәресләре башланачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр үткәреләчәк.
Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин булачак
Фото: Айгөл Габдрәфыйкова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Последние новости
На детский турнир по теннису в Лениногорск приехали 48 теннисистов из 15 городов России
В Лениногорске прошёл детский турнир по теннису памяти Сергея Кандаурова Этот турнир проходит в Теннис-холле Лениногорска уже третий год подряд.
В Лениногорске прошёл фестиваль беременных и розыгрыш детской коляски
во Дворце бракосочетаний г.Лениногорска, в преддверии Всероссийского Дня беременных, который отмечается 7 апреля, состоялся Фестиваль беременных – «Мы ждем Аиста».
В Лениногорске школьники убрались на территории памятника герою гражданской войны
Юнармейцы, волонтеры и участники «Движения первых» школы № 4» вместе с активистами-ветеранами одними из первых вышли на субботние в Лениногорске и очистили от зимнего мусора площадку у памятника комиссара,
На улицах Лениногорска начался ямочный ремонт
Как обычно по весне открывшиеся от льда дороги в в нелучшем состоянии. в частности аварийные ямы появились на улице Степная.