Олимпиянең көмеш медален Светлана Демина яулаган
Светлана Демина (кыз фамилиясе Якимова) 1961 елның 18 апрелендә Вологда өлкәсенең Кирилловка районы Розбуй авылында туа.
Светлана Демина (кыз фамилиясе Якимова) 1961 елның 18 апрелендә Вологда өлкәсенең Кирилловка районы Розбуй авылында туа.
(Тәтеш, 26 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Светлана Деминаның Австралиядә узган Олимпиадада яулап алган көмеш медале иң яхшы казанышы булган.
Светлана Демина (кыз фамилиясе Якимова) 1961 елның 18 апрелендә Вологда өлкәсенең Кирилловка районы Розбуй авылында туа. Гаилә соңрак Тәтешкә, ата-аналарының кече ватанына, күченеп кайта.
Светлана 1975 елда Тәтештәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Сергей Протасовта стендка ату белән шөгыльләнә башлый. Бер елдан соң ул РСФСР чемпионы була, ә 1982 елда аңа “СССРның атказанган спорт мастеры” дигән исем бирелә. Тәтешле 2000 елда Сиднейда узган Олимпиадада көмеш медаль яулый.
Светлана Демина күп тапкырлар дөнья чемпионы (шәхси һәм команда зачетында) булып тора, спортчының уңышларына – Россия, Европа чемпионатларында (17 титул), шулай ук төрле дәрәҗәдәге халыкара һәм Россия турнирларындагы җиңүләре керә.
Светлана Демина хәзерге вакытта стендка һәм пуля белән ату олимпия резервы республика спорт мәктәбендә стендка ату буенча югары категорияле тренер булып тора. Ул үзенең шәкертләренә осталыгын һәм тәҗрибәсен тапшырып, Россиянең халыкара класслы ике спорт мастерын, ике спорт мастеры кандидатын әзерләгән.
фотоны Тәтешнең стендка ату спорт мәктәбе тәкъдим итте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Последние новости
День отца: сохранение традиционных семейных ценностей в Татарстане
Дети сотрудников Госкомитета РТ по тарифам отметили праздник рисунками для своих родителей.
Правовая культура для молодежи в Бугульме
Реабилитационный центр провел интерактивный правовой час для детей и подростков.
Саммит БРИКС в Казани: участие Бразилии
Министр иностранных дел Бразилии прибыл для участия в саммите БРИКС.
Частотный преобразователь
Подбираем решения под ваши задачи с учётом особенностей оборудования и требований