Спас районы баскетболчы кызлары республика беренчелегендә икенче урыннны алдылар

Ярышлар Болгарның “Олимп” спорт комплексында узды. Болгар шәһәрендәге “Олимп” спорт комплексында кичә баскетбол буенча авыл районнары арасында Татарстан беренчлеге тәмамланды.

Ярышлар Болгарның “Олимп” спорт комплексында узды.

Болгар шәһәрендәге “Олимп” спорт комплексында кичә баскетбол буенча авыл районнары арасында Татарстан беренчлеге тәмамланды.

Ярышларда Татарстанның Арча, Азнакай, Балтач, Буа, Спас, Түбән Кама, Питрәч һәм Яшел Үзән район вәкилләре катнашты.

Уенчылар ике төркемдә көч сынашты. Спас районы өчен тренер Юрий Кузнецов җитәкчелегендә Светлана белән Ксения Молодовалар, Дарья Устина, Анастасия Шәйдуллина, Регина Гыйниятуллина, Анна Прохорова, Диана Липатова, Дарья Симанова һәм Анна Новикова чыгыш ясады. Кызлар үз төркемнәрендә өч уенда да җиңү яулап, ярымфиналда беренче булдылар.

Реклама

Ярымфинал уенында да алар Буа командасын ышанчылы җиңеп чыктылар.  Финал уенында исә Арча командасына оттырып, нәтиҗәдә икенче урынга чыктылар.

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Последние новости

Праздник танцев для младшеклассников в Лениногорске

Школьники активно участвуют в флешмобах для укрепления здоровья и поднятия настроения.

Обзор матча ХК Челны против Сокола

Интересные моменты и ключевые моменты игры.

Челнинцы против красноярских «соколов»: новый виток борьбы в ВХЛ

Волна соперничества в хоккее продолжается с новыми достижениями челнинской команды.

Частотник

Осуществляем поставку в оговоренные сроки, обеспечивая быструю отправку

На этом сайте представлены актуальные варианты, чтобы снять квартиру в Мичуринске на выгодных условиях

Комментарии (0)

Добавить комментарий

Ваш email не публикуется. Обязательные поля отмечены *